Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мәрхәмәтле ана Шәмбалыкчыда яши

    Язның кояшлы матур көнендә Шәмбалыкчы авылына юл алдык. Биредә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлсинә әби Сабирҗанова яши. Юбилярны котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары җыелган. Сугыш чорының ачысын-төчесен күргән, авыр кул хезмәте башкарып, гомер буе колхозда эшләгән Гөлсинә әби тормыш иптәше белән 4 кыз, бер малай тәрбияләп үстереп, тормыш юлына...

    Язның кояшлы матур көнендә Шәмбалыкчы авылына юл алдык. Биредә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлсинә әби Сабирҗанова яши. Юбилярны котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары җыелган.

    Сугыш чорының ачысын-төчесен күргән, авыр кул хезмәте башкарып, гомер буе колхозда эшләгән Гөлсинә әби тормыш иптәше белән 4 кыз, бер малай тәрбияләп үстереп, тормыш юлына бастыралар. Бүгенге көндә ул Апаста кызы Люция янында яши.

    - Әниебезнең юбилее уңаеннан туган авылыбызга кайтып туганнарны, авылдашларны чакырып Коръән ашы укытырга булдык. Әниебез безне эшне яратырга, олыны олы, кечене кече итә белергә, тормышта югалып калмаска өйрәтеп үстерде. Ходай биргән гомерне үз аягында йөреп, сәламәтлектә, безне шатландырып яшәсен иде, - диләр балалары. Чирмешән районыннан кайткан кияве Кадыйр Гомәров та әниләре белән горурлануын белдерде.

    - Безгә уңган, булган кызлар үстереп биргән өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Менә олуг юбилеена да кайттык. Әбинең медальләре күп, мин аңа орден алып кайттым, - дип күкрәгенә "Кияү Ордены" тагып куйды. Бертуган апасын тәбрик итәргә Буадан сиксән сигез яшьлек сеңелесен дә алып килделәр. Бик сагынышканнар, чөкердәшеп сөйләшеп туймадылар. Шулай ук район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин да изге теләкләрен җиткерде, бүләген бирде. Гөлсинә әби шулай зурлап котлаулары өчен рәхмәтен ирештерде, изге теләкләр теләп, догаларын укып калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: