Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мәскәү–Ереван автобусы һәлакәткә юлыккан: 7 кеше үлгән (+фото)

    Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган. Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган. Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә, ди. шуңа...

    Юл-транспорт һәлакәте төнлә М4 "Дон" трассасының 220 нче чакрымында, Узловая шәһәреннән ерак түгел урында булган.

    Мәскәү-Ереван маршруты буенча хәрәкәт итүче Hyundai рейс автобусы ауган. Гадәттән тыш хәл аркасында 7 кешенең гомере өзелгән, 30лап пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән. Автобуста балалар булмаган.

    Автобус йөртүчесе тән җәрәхәте алмаса да, шок хәлендә, ди. шуңа да һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуын ул хокук сакчыларына аңлатып та бирә алмаган. Тикшерү эше дәвам итә, - дип яза intertat.ru.

    Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50507-mәskәү-erevan-avtobusyi-һәlakәtkә-yulyikkan-7-keshe-үlgәn.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: