Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Мунча ташы»театрының музыканты үлгән

«Мунча ташы»театрының музыканты Альберт Абдуллов 12 март көнне юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Аның машинасы "КамАЗ" белән бәрелешә. Ул Түбән Камадан Арчага концертка дип юлга чыккан була. "Мунча ташы" театры бу көнне Арчада ике сеанслык концерт куйганнар. - Арчада ике сеанслык концертыбыз булды. Альберт Абдуллов беренче сеанска килә алмады. Икенче сеанска килергә...

«Мунча ташы»театрының музыканты Альберт Абдуллов 12 март көнне юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Аның машинасы "КамАЗ" белән бәрелешә. Ул Түбән Камадан Арчага концертка дип юлга чыккан була. "Мунча ташы" театры бу көнне Арчада ике сеанслык концерт куйганнар.

- Арчада ике сеанслык концертыбыз булды. Альберт Абдуллов беренче сеанска килә алмады. Икенче сеанска килергә дип, Түбән Камадан Арчага юлга чыга. Саба районында юл чатында "КамАЗ" машинасы белән бәрелешкән булган. Әлегә кем гаепле икәнлеге ачыкланмады. Икенче сеанс башланыр алдыннан Альбертка әллә ничә тапкыр шалтыраттык. Әмма элемтәгә чыга алмадык. Соңыннан фаҗига урынына килгән "гаишниклар" Альбертның кесә телефонын эзләп табып, безгә шалтыраттылар. Руль артында үзе генә булган. Әлеге коточкыч авариядә "КамАЗ" йөртүчесе исән калган, - дип хәбәр иткән "Мунча ташы"ның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла intertat.ru электрон газетасы журналистларына.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/42334-muncha-tashyi-teatryi-muzyikantyi-faҗigale-rәveshtә-һәlak-buldyi.html

Чыганак:http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/42334-muncha-tashyi-teatryi-muzyikantyi-faҗigale-rәveshtә-һәlak-buldyi.html

Фото:http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/42334-muncha-tashyi-teatryi-muzyikantyi-faҗigale-rәveshtә-һәlak-buldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев