Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мөзәянә апага 80 яшь

    -Мин сугышның ахырында гына повестка алдым бит,-ди тиздән 90 яшьлеген каршыларга җыенучы Мөхәммәт Әхмәтшин. 7 елдан соң гына кайтардылар. Бер үк көнне Апастан сугышка дип 11 егет чыгып киттек. Яшьтәшләремнең тугызын сугыш йотты, авылга исән-сау килеш балачак дустым Хамис Хисаметдинов белән генә әйләнеп кайтырга насыйп итте. Минем фронтташым Апаста яши,...

    -Мин сугышның ахырында гына повестка алдым бит,-ди тиздән 90 яшьлеген каршыларга җыенучы Мөхәммәт Әхмәтшин. 7 елдан соң гына кайтардылар. Бер үк көнне Апастан сугышка дип 11 егет чыгып киттек. Яшьтәшләремнең тугызын сугыш йотты, авылга исән-сау килеш балачак дустым Хамис Хисаметдинов белән генә әйләнеп кайтырга насыйп итте. Минем фронтташым Апаста яши, аңа миннән сәлам әйтегез, яме. Бергәләп Украина, Литва якларында фашист калдыкларын ауладык. Бандерачылар, урманнарда мәгәрәләрдә посып, тыныч халыкны канга батырудан тәм табып яшәгән ул мәльгүннәрнең дәвамчылары әнә тугандаш Украинада ниләр кылып ята бүген. Тамырын корыта алмаганбыз, күрәсең...

    Апас штп башкарма комитеты башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов бу көнне сугыш ветеранының хәлен белеште. 2 ноябрьдә 80 нче туган көнен каршылаган хатыны, район төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән тыл һәм хезмәт ветераны Мөзәянә апага район башлыгының котлау Хаты, чәчәк бәйләме тапшырды.

    Юбиляр илгә-көнгә 3 бала табып үстергән.

    -Кызларым Фәния, Венера, Диләрә, кияүләрем Фирдүс, Рафаил, Сафа икебезнең дә йөзебезгә кызыллык китермәделәр, оныкларыбыз да горурланырлык. Бар булганына шөкер итеп шулай менә бабаем белән 60 ел тигез, тату гомер итәбез,-диде ул бүләкләрне зур рәхмәт белән кабул итеп алып.

    -Сугыштан кайткач, безнең әти район газетасында фотокорреспондент булып эшләде. Ул чакта әле Апас газетасы "Бригадир" исемле булан. Шәхси архивында шул чорларның бик күп фотолары саклана, музейларга кирәк булса, бик теләп бүләк итәбез,-дип сүзгә Әхмәтшиннарның уртанчы кызы Венера кушылды.-Аннан әти илленче еллар башында электрикка укып кайта. Дәвеш ГЭСы төзелешендә, Апасны, район авылларнын утлы итүдә катнаша. Күпсанлы медальләре аның сугышта да, тыныч тормышта да батыр булуын раслый. Безгә тормыш, яшәү дәрте, бер дигән үрнәк биргән әти-әниләребез белән горурланабыз!

    Мөзәянә апа да хатирәләргә бирелеп алды:

    -Апас кирпеч заводы, ХРСУ, РСУ, СМУ, ПМК оешмаларының гөрләгән чаклары бар иде, оланнар. Райондагы бик күп төзелешләрдә минем дә өлешем бар, тормыш юлымны шундый зур һәйкәлләр бизи. Моңа ничек шатланмыйсың, ди инде. Эшле кеше кадерле булып яшәсен. Дөньялар тыныч булсын, -дип хәер-фатихасын биреп озатып калды.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: