Нәбирә Гыйматдинова Апаста кунакта булды
Апас үзәк китапханәсендә язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды.
(2 октябрь, “Апастово-информ”).
“Язмышлар җыям” дип исемләнгән чара Халыкара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылды. Биредә китап укучылар, өлкәннәр, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр катнашты.
Нәбирә Гыйматдинова Аксубай районы кызы булса да, Апаска бик теләп һәм шатланып килде. Әлеге очрашу аның күңелендә яшьлек хатирәләрен яңартты.
“Апас якларында беренче тапкыр булуым түгел. Студент елларында без монда бәрәңге җыярга килә идек. Сатмыш авылында булдык. Ул авылны улактан агып торган чишмәләре белән хәтерлим. Апас ягы – бик уңышлы як. Биредә күп танылган шәхесләр тәрбияләнгән”, - диде ул.
Нәбирә Гыйматдинова китап укучыларның сорауларына җаваплар бирде, иҗаты, тормышы белән таныштырды, әсәрләренең язылу тарихларын сөйләде.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Нәбирә Гыйматдиновага Апас төбәгенә килүе өчен рәхмәтен әйтеп, өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев