Ни өчен туй балдагын атсыз бармакка кияләр?
«Элек туй балдагын теләсә кайсы бармакка, хәтта баш бармакка да кияргә яраган. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре. Бүген исә аны тсыз бармакка кияргә күнеккәннәр», – дип сөйләгән “АиФ”ка ювелир Стефани Селле.
Православие христианнарында балдакны уң кулның атсыз бармагына кию кабул ителгән. Мондый гадәт Россия, Грузия, Һиндстан, Германия, Испания, Норвегиядә таралган. Ә менә АКШ, Төркия, Әрмәнстан, Бразилия һәм Европаның күпчелек илләре халкы йөрәккә якын булган сул кулга кияләр.
Ә ни өчен туй балдагын исемсез бармакка киеп йөриләр? Борынгы заман легендасына караганда, сул кулның атсыз бармагында бер нерв бар, башка чыганаклар буенча ул йөрәк белән турыдан-туры бәйләнгән "мәхәббәт кан тамыры". Бу хакта грек философы Плутарх үзенең «Моралии»сендә язган: ул бу мәгълүмат турында грек-мисыр грамматигы һәм софисты Апионның «О Египте» әсәрендә тапканлыгын аңлаткан. Шуңа күрә атсыз бармактагы балдаклар гашыйкларның йөрәкләрен бәйләгән һәм аларның никахын бәхетле, иткән, дип саналган.
Әмма хәзерге дөньяда әлеге легенда расланмаган. Медицина һәм анатомия алга таба атлый башлагач, кул бармакларының йөрәк белән бәйле кан тамырлары булуы ачыкланды. Шулай да күп кенә илләрдә бу гадәт сакланып клаган. Мисырлылардан соң аны греклар да, римлылар да кабул иткәннәр.
Чыганак: http://ttps://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ni-ocen-tui-baldagyn-atsyz-barmakka-kiialar
Фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев