Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Әниләр көне уңаеннан “Йолдыз“ газетасы редакциясендә “Йолдыз”лы бәлеш көне узачак

    26 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 10.00-16.00 сәгатьләргә кадәр, "Йолдыз" газетасы редакциясендә кызыклы, тәмле, татлы бәйрәм - "Бәлеш көне" була. Барыгызны да тәмле, үзенчәлекле бәлешләрегезне конкурска куярга чакырабыз! 25 ноябрьдә катнашырга теләвегез хакында шалтыратып әйтүегезне көтәбез, 26 ноябрьдә иртәнге 8.00-10.00 сәгатьләрдә редакциягә алып килүегезне сорыйбыз. Җиңүче бәлеш хуҗасы рецепты, пешерү серләре, фотолары...

    26 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 10.00-16.00 сәгатьләргә кадәр, "Йолдыз" газетасы редакциясендә кызыклы, тәмле, татлы бәйрәм - "Бәлеш көне" була. Барыгызны да тәмле, үзенчәлекле бәлешләрегезне конкурска куярга чакырабыз! 25 ноябрьдә катнашырга теләвегез хакында шалтыратып әйтүегезне көтәбез, 26 ноябрьдә иртәнге 8.00-10.00 сәгатьләрдә редакциягә алып килүегезне сорыйбыз. Җиңүче бәлеш хуҗасы рецепты, пешерү серләре, фотолары белән газета битендә чыгачак. Бу көнне редакциядә ташламалы бәядән реклама һәм белдерүләр (берьюлы 3 тапкырдан артыкка биргән очракта 3%), котлаулар (3%) биреп була, газетага язылу мөмкинлеге дә булачак. Бәлешләр белән чәй эчәргә, бәя бирергә чакырабыз, көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон: 21-3-66, 89655914179.

    Конкурсның спонсорлары

    "АЛТЫН" һәм "ХӘЗИНӘ" кибетләреннән җиңүчеләргә шәп бүләкләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: