Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...“

    Әле шушы көннәрдә Ябалак авылы китапханәсендә шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланган "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан..." дигән темага бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Китапханә каршында эшләп килүче "Замандашлар" клубының чираттагы утырышы иде бу. Кичәнең максаты: Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы турында тагын да тулырак мәгълүматлар җиткерү, шигырьләренә кызыксыну уяту...

    Әле шушы көннәрдә Ябалак авылы китапханәсендә шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланган "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан..." дигән темага бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Китапханә каршында эшләп килүче "Замандашлар" клубының чираттагы утырышы иде бу. Кичәнең максаты: Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы турында тагын да тулырак мәгълүматлар җиткерү, шигырьләренә кызыксыну уяту иде. Әлеге кичәгә багышлап "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан..." исеме астында китап күргәзмәсе дә оештырылган. Кичәне китапханәче Миләүшә Хәлилова һәм Гөлнара Хәйруллиналар бик матур, үтемле итеп алып бардылар. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Шагыйрь үзенең әнисенә багышлап язган гади дә, эчкерсез дә шигырьләре аша барлык аналарга да дан җырлый. Бу кичәдә аналарга багышлап яңгыраган шигырьләрне, җырларны дулкынланмыйча, күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел иде. Җырларны бик матур итеп Әлфия Минһаҗева, Сәлимә Җамалиева, Сәмирә Галиева, Гөлфинур Гайнетдинова, Фирдәвес Мифтахова, Альфира Җамалиева, Талия Абдрахманова, Гөлнар Зиннәтуллина, Гөлшат Салаховалар башкардылар. Баянчыбыз Рәүф Гәрәфетдиновның үзе уйнап җырлавы күңелләребезгә бик хуш килде. Ул шагыйрьнең шигырьләрен дә бик оста итеп, артистларча сөйләде. Кичә һәркемгә дә бик ошады. Пенсиядәге укытучы Мингалиева Әлфия апа барыбыз исеменнән дә кичәне оештыручыга, катнашучыларга рәхмәтләрен-теләкләрен җиткерде. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында сөйләшеп, фикер алышулар белән дәвам итте.

    Кичәдәгеләр китапханәче Миләүшәгә бик рәхмәтле булып таралыштылар. Авыл халкы Миләүшәне яратып-хөрмәт итеп, безнең Миләүшә диеп эндәшә. Яратмаслык та түгел бит, эшен бик яратып, җиренә җиткереп эшли. Ишеге һәрвакыт ачык, төрле катлам укучы балалар һәм өлкәннәр белән уртак тел таба белә. Без китап укучылар аның эшеннән бик канәгать. Китапханә ишеген ачып кергәч үк күңелгә рәхәтлек килә. Киләчәктә дә безне шатландырып, төрле кичәләр үткәрүен һәм аңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калабыз.

    Әлфия Зиннәтуллина,

    Ябалак авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: