Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тәмәкедән башка яшәп карыйк

    31нче май - илебездә тәмәке тартуга каршы көрәш көне итеп билгеләнгән. Шул уңайдан Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы "Россия тәмәкедән башка" дигән акция оештырырга булды. Аның максаты - республика халкының тәмәке тарту проблемасына карата игътибарын җәлеп итү. Бу акциядә Апас урта мәктәбенең "Самостоятельные дети" республикакүләм антинаркотик проектының катнашучылары бик кызыклы һәм...

    31нче май - илебездә тәмәке тартуга каршы көрәш көне итеп билгеләнгән. Шул уңайдан Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы "Россия тәмәкедән башка" дигән акция оештырырга булды. Аның максаты - республика халкының тәмәке тарту проблемасына карата игътибарын җәлеп итү. Бу акциядә Апас урта мәктәбенең "Самостоятельные дети" республикакүләм антинаркотик проектының катнашучылары бик кызыклы һәм файдалы чара үткәрде. Алар 3 отряд. "Бәйсезләр" - 6 "А" сыйныфы (җит. Гомәров М.А.), "Тилгәннәр" - 7 "А" сыйныфы (җит. Фәхретдинов И.И.), "Салют" - 8 "А" сыйныфы (җит. Сәлахова С.Г.). Әлеге укучыларның инде ел дәверендә төрле акцияләрдә беренче генә катнашулары түгел. Бу юлы үткәрү урыны итеп җанлы җирне - районыбызның үзәген сайлаганнар. Башта алар узып баручыларны тәмәке тартмауга каршы символик плакатлар ярдәмендә үзләренең проект эшләре белән таныштырдылар, ә аннан соң иң кызыклысы башланды. Узып баручылар арасындагы тәмәке тартмаучылардан агачка зәңгәр тасма бәйләтә бардылар, ә тартучылардан: "Бүгенге көннән тәмәке кулланмаска сүз бирәм", - дип контрактка кул куйдырдылар, шуннан соң алардан да агачка тасма бәйләттеләр. Бер сәгать узуга авыл җирлеге янындагы агач зәңгәр төскә күмелде.

    Тасмаларны санау һәм агач янында фотога төшү үткәрелгән акциянең нәтиҗәсе булды. Яз фасылының соңгы көнен Апас урта мәктәбе укучылары әнә шулай бизәде. Алда әле күңелле җәй көтә. Алардан тагын да кызыклы чаралар көтеп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: