Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Нурлар сибеп күңелләргә

    Ак яулыгын бөркәп, горур атлап Сылу затлар килә урам буйлап. Ашыгалар кая, кай тарафка, Нинди максат белән, ниләр уйлап? Тынгы белми, янып-дөрләп яши Апасымның затлы ханымнары! Максатлары изге, уйлары пакъ, Туры юлда һәрбер адымнары! Дин юлында алар - изге юлда, Һәр көннәре үтә намаз укып, Мохтаҗларны күреп, хәлен белеп, Сырхауларда...

    Ак яулыгын бөркәп, горур атлап

    Сылу затлар килә урам буйлап.

    Ашыгалар кая, кай тарафка,

    Нинди максат белән, ниләр уйлап?

    Тынгы белми, янып-дөрләп яши

    Апасымның затлы ханымнары!

    Максатлары изге, уйлары пакъ,

    Туры юлда һәрбер адымнары!

    Дин юлында алар - изге юлда,

    Һәр көннәре үтә намаз укып,

    Мохтаҗларны күреп, хәлен белеп,

    Сырхауларда өмет уятып!

    Сөенеч һәм шатлык алып килә

    Бәхетләрдән ерак йөргәннәргә,

    Сокланырлык эшләр кыла алар,

    Җан җылысын өреп күңелләргә!

    Үрнәк булсын алар сабыйларга,

    Үрнәк алсын апа, абыйлар да!

    Рәхмәт Сезгә! Яшәү дәрте сүнмәс,

    Тормыш яме бетмәс, Сез барда!

    РӘИС ВАҺАПОВ, АПАС.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: