“Өчәү бергә күңелле”
Динә һәм Диләрә Мусаевалар бертуганнар.
Апалы-сеңелле башлангыч сыйныфларында белем алалар.
Алар да камыр ризыкларына өстенлек бирәләр һәм әниләренә аш-су бүлмәсендә бик теләп булышалар.
-Әни белән пешерү - үзе бер кызык. Ул безгә төрле рецептлар белән пешерергә өйрәтә. Мантый, кыстыбый, тишек кабартма, өчпочмак кебек милли ризыклары аеруча тәмле чыга аның. Мин үзем дә балалар бакчасына йөргәндә үк, әнигә бик теләп ярдәм итә идем. Хәзер сеңелем дә безгә кушылды. Өчәү бергә тагын да күңелле, - ди тугыз яшьлек Динә.
Динә белән Диләрәдән алма пирогы рецепты. Камыр өчен : 400 грамм җылытылган кефир, ике йомырка, 170 грамм сыер мае, ике аш кашыгы майонез, ике аш кашыгы каймак, бер чәй кашыгы тоз.
Әзерләү тәртибе; биш стакан җылы суга бер аш кашыгы шикәр комы, 15 грамм коры чүпрәне салып кабартабыз. Барысын бергә кушып, он салып басабыз. Әзер булганда ике аш кашыгы исле сыек май салып, тагын ун минут басабыз. Өстенә пленка каплап куябыз һәм ике сәгать ял иттерәбез.
Алманы әрчеп турыйбыз. Әзер камырны майлаган табага җәеп, өстенә алманы тигезләп җәябез. Шикәр комы сибеп чыгабыз. Өстен каплап ясап, 180 градуслы кайнар
мичтә 40 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев