Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Олы Бакырчыда шәхси йорт янган

    26 сентябрь көнне янгын сүндерү бүлегенә Олы Бакырчыда йорт януы турында хәбәр керә.

    (29 сентябрь, “Апастово-информ“).


    Янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга ашыга. Ләкин утны йөгәнләү җиңел булмый. Йорт, мунча, сарай зур зыян күрә. Бу хакта янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән хәбәр иттеләр.

    “Янгын ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара“, – диде янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: