Олы Бакырчы авылы егетләре армиягә китә
Олы Бакырчы авылы мәдәният йортында солдат озату кичәсе узды.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
Олы Бакырчы авылы халкы ике авылдаш егетен Инзил Мөхәммәтҗанов һәм Булат Ибраһимовны армия сафларына озатты. Биредә “Менә без дә үсеп җиттек, Әни!” дип исемләнгән эчтәлекле, мәгънәле кичә оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев егетләргә изге теләкләрен юллап, күчтәнәчләрен тапшырды. Сәхнә түрендә утырган егетләр хөрмәтенә укыткан укытучылары, күршеләре, яшьтәшләре, якыннары тарафыннан җылы сүзләр, матур теләкләр, киңәшләр яңгырады. “Этюд” бию төркеме кызлары дәртле биюләрен бүләк итте. Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды. Гореф-гадәтләр буенча егетләргә чиккән кулъяулыклар бүләк ителде.
Хәерле юл сезгә, егетләр, туган авылыгызга исән-имин әйләнеп кайтыгыз!
Кичә хакында Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев