Олы Бакырчы балалары көзге муллык белән таныша
Олы Бакырчы мәдәният йортында «Көзге муллык иленә сәяхәт» исемле балалар өчен кичә узды.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
“Бакчабызда үскән яшелчә, җиләк- җимешләрдән ясалган күргәзмә өстәле белән таныштык, кызыклы сорау, табышмакларга җавапны да күргәзмәдән таптык. Яшелчәләр турында шигырь, җырлар башкардык, төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынаштык”, - дип язган мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Балалар һәм аларның әти-әниләре дә кызыклы кичәдән канәгать калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев