Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчыда кичке уен

Гөрләп тора капка төпләре Коймак пешә, самовары җырлый, Җыр һәм бию, уен көлке белән Үтә шулай авыл кичләре....

"Гармунлы авылым кичләре"нең чираттагысы Кызыл Армия урамында, Галия апалар капка төбендә узды. Бирегә килүче һәркем рәхәтләнеп күңел ачты бүген: җыр, бию, онытыла барган халык уеннары, кызыклы җәзалар, кайнар коймак, самовардан яңа аертылган бал белән мәтрүшкәле чәй - барысы да авылдашларыбыз, кайткан кунакларыбыз өчен оештырылды. "Йөзек салыш" , "Чума үрдәк- Чума каз", "Ремень сугыш","Тукмак әйләндерү" уеннарында катнашып, өлкәннәребез яшьлек елларын искә алды, ә балалар аларны йотлыгып күзәтте, рәхәтләнеп уйнады.


Ландыш Моталлапова,
Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев