Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Болгаер клубында узган "Шәҗәрә" бәйрәме берничә буынны сәхнәгә җыйды

Олы Болгаер клубында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Шәҗәрә" бәйрәме узды.

(27 февраль, "Апастово-информ").


Кичә буыннар бәйләнешен яңарту, туганлык җепләрен ныгыту максатыннан оештырылды. Шәҗәрә төзү җиңел эш түгел. Аның өчен ерак һәм якын туганнарны белү кирәк. Авылыбызда тамырлары бик тирәнгә яшеренгән кешеләр, гаиләләр бар. Мөхетдин бабайның нәселен дәвам итүчеләрне барлап, Алинә Амануллина шәҗәрә төзеде. Бу кешеләр барысы да сәнгатькә, сәхнәгә гашыйк. Әлеге хакта клуб мөдире Рания Вәлиева хәбәр итте.

"Шәҗәрәдә урын алган кешеләр сәхнә түрендә булды. Җыр-моңнар, чыгышлар да алар тарафыннан яңгырады. Мин үзем дә шул шәҗәрәнең бер тармагында торам", - диде Рания Вәлиева.

Клубта кул эшләреннән, милли ризыклардан, киемнәрдән күргәзмәләр эшләде. Тамашачы канәгать булып таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев