Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Олы Бакырчы егетләрен хәрби хезмәткә сынап озатканнар

    6 ноябрь көнне Олы Бакырчы авылы мәдәният йортында "Хәерле юл сезгә, егетләр!" дип исемләнгән музыкаль кичә булып узды. Көзге чакырылышта хәрби бурычларын үтәргә китәчәк авыл егетләренә багышланган иде ул. Быел алар бишәү: Зөлфәт Кәлимуллин, Артур Сәгъдиев, Фаил Вәлиев, Алмаз Рәхмәтуллин һәм Рамил Джангулов Ватан алдында изге бурычларын үтәячәк. Мәдәният йорты...

    6 ноябрь көнне Олы Бакырчы авылы мәдәният йортында "Хәерле юл сезгә, егетләр!" дип исемләнгән музыкаль кичә булып узды. Көзге чакырылышта хәрби бурычларын үтәргә китәчәк авыл егетләренә багышланган иде ул. Быел алар бишәү: Зөлфәт Кәлимуллин, Артур Сәгъдиев, Фаил Вәлиев, Алмаз Рәхмәтуллин һәм Рамил Джангулов Ватан алдында изге бурычларын үтәячәк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларны зурлап бик эчтәлекле концерт әзерләгән. Беренче итеп сүз авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиевкә бирелде. Ул егетләргә хәерле юллар, уңышлы хезмәт итеп, туган якка әйләнеп кайтуларын теләде. Авылның мулласы Шәүкәт абый Гәйнетдинов та булачак солдатларга изге догаларын җиткерде, бирешмәскә, кыю булырга, зур уңышларга ирешеп кайтырга өндәде.

    Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ирек Җамалиев, Алинә Шәмсиева, Ләйсән Вәлиуллина, Илүзә Баеваның җырларын халык яратып тыңлады һәм үз чиратларында алкышларга күмде.

    Егетләр үзләре дә сәхнәдә сыналды. Һәрберсенә энә саплатып, төймә тактырып тикшереп карадылар. Берсе дә сынатмады, пөхтә, матур итеп биремне башкарды. Армия сафларында да шулай сынатмагыз дип, мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш апа Галиәкбәрова егетләргә үзе чиккән кулъяулыклар һәм мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Кичә егетләрнең әти-әниләре тарафыннан әйтелгән изге теләкләр белән тәмамланды.

    Егетләргә исән-имин туган якка, якыннары янәшәсенә кайтырга насыйп булсын. Сездән яхшы хәбәрләр, мактау сүзләре килеп торсын. Хәерле, ак юл сезгә, егетләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: