Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Олы Бакырчыда Сабан туе гөрләде

    Олы Бакырчы авыл җирлеге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, дусларны, туганнарны җыеп кичке Сабантуй үткәрде. - Авылда Сабантуйның булуы - авылның яшәве дигәнне аңлата. Туганнар, классташлар шушында очрашып сөйләшәләр, рәхәтләнеп ял итәләр, - ди авылның мулласы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов. Изге догалары белән бәйрәмне ачып та җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гыйльметдинов авылдашларын,...

    Олы Бакырчы авыл җирлеге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, дусларны, туганнарны җыеп кичке Сабантуй үткәрде.

    - Авылда Сабантуйның булуы - авылның яшәве дигәнне аңлата. Туганнар, классташлар шушында очрашып сөйләшәләр, рәхәтләнеп ял итәләр, - ди авылның мулласы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов. Изге догалары белән бәйрәмне ачып та җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гыйльметдинов авылдашларын, кайткан кунакларны кайнар котлады, шушы бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән авылдашларына, агрофирмага, оештыру эшләрендә актив булган бүлекчә җитәкчесе Рифат Гәрәевка олы рәхмәтен җиткерде. Җәйге чорда су кытлыгы булмасын өчен халыктан 500 сум акча җыеп, Фәнил Кәлимуллин, Шамил Джангулов, Әлфәт Моталлаповлар ике сафтан чыккан су башнясын бер итеп, яңасын ясап та куйганнар. Калган акчаны Сабантуй үткәрергә биргәннәр. Авылны сулы итүдә ярдәм иткәннәре өчен авыл җирлеге башлыгы аларга бүләк тапшырды. Таһир белән Әлфия Гайнуллиннар үзләре гаиләсеннән баш батырга тәкә бүләк иттеләр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белән Рифат Гәрәев алдынгыларга премияләр тапшырды. Мәйданда халык уеннары, үзешчәннәр башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар өчен уен мәйданчыклары, тере маймыл белән фотога төшү, кибетләр барысы да халык өчен оештырылган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: