Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Олы Болгаер авылы клуб мөдире Миңнегөл Галиева татар халык ашлары хәзерләү буенча мастер-классларда катнашты

    Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак" җәмгыяте хатын-кызларыбыз өчен әледән-әле төрле чаралар үткәрә. Биредә Апас районы җирлегенең "Ак калфак" оешмасы әгъзалары да актив катнашалар. Әле күптән түгел генә татар халык ашлары хәзерләү буенча узган мастер-классларда Олы Болгаер авылы клуб мөдире Миңлегөл Галиева да катнашып чәкчәк талкыш-кәләвә, бавырсак һәм...

    Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак" җәмгыяте хатын-кызларыбыз өчен әледән-әле төрле чаралар үткәрә. Биредә Апас районы җирлегенең "Ак калфак" оешмасы әгъзалары да актив катнашалар. Әле күптән түгел генә татар халык ашлары хәзерләү буенча узган мастер-классларда Олы Болгаер авылы клуб мөдире Миңлегөл Галиева да катнашып чәкчәк талкыш-кәләвә, бавырсак һәм халкыбызның башка милли ризыкларын пешерергә өйрәнеп кайтты. Үзенең биредә алган тәэсирләрен ул безгә дә җиткерде:

    - Бирегә төрле өлкәләрдөн, чит илләрдән 100гә якын татар хатын-кызлары җыелган иде. Килү белән барыбызны да кунакханәгә урнаштырдылар. Программалар бик үзенчәлекле итеп төзелгән, бер генә дә буш вакытыбыз булмады. Милли ризыкларны рестораннарда хәзерләдек. Пәхләвә, талкыш-кәләвә, кечкенә һәм зур гөбәдия, корт ясау, тавык тутыру һәм башка ризыкларны күңел җылысын биреп ясадык. Бер-беребезнең киңәшләренә колак салдык. Соңыннан үзебез пешергән ризыклар белән сыйландык. Безне музейларга, театрга алып бардылар. Кытай татарлары белән очраштык, алар концертын карадык. Шактый дуслар да таптым үземә. Аралаша торгач, Ханты-Мантыдан килүче Наилә исемле ханым тумышы белән Урта Балтайдан булып чыкты. Киткәненә 32 ел икән. Литвадан килүче дә якташыбыз булды. Өйгә кайткач бу ризыкларны үзем кабат пешереп карадым. Өйрәнгәннәрем буенча үзебезнең "Ак калфак" оешмасында да мастер-класс үткәрергә уйлыйм, - диде Миңнегөл.

    - Апас җирлегендәге "Ак калфак" оешмасы ханым-туташлары кул эшләренә дә, аш-суга да бик осталар. Һәр очрашуда алар ниндидер яңалык, үзгәлек кертеп оешма эшен тагын да җанландырып җибәрәләр. "Мин аларга карап мең сокланам һәм горурланам", - ди ешма җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: