Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Олы хөрмәт, дан казанган абый-апаларны Яңа ел белән котладылар

    Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый, апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветеранары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар,...

    Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый, апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветеранары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар, 50, 55, 60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар, авыл имамнары белән очрашты.

    Бәйрәм иртәдән үк күтәренке рухта башланып китте. Бәйрәмгә килүче һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызлары каршылады. Алар быел аеруча да күп иде. Кунакларга кайнар чәй, тәм-томнар тәкъдим ителде.

    Райондашларыбызны хөрмәтләп бу чарага башкаладан да шактый кунаклар кайтты. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Министрлар кабинетының аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Федераль университеты ректоры, депутатыбыз Илшат Гафуров, "Ак Барс" холдинг компаниясе" генераль директоры Иван Егоров, "Ак барс" банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев иң изге теләкләрен җиткерделәр.

    - Туган төбәгем - Апас җирендә басып торуым белән чиксез горурланам. Залда тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган райондашларым утыра. Сез - матур тормышыбызга нигез салучылар, безне хезмәткә өйрәтүчеләр. Рәхмәт барысы өчен дә, - диде Шамил Гафаров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: