Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Зәки ага Галиуллин “Апас районы оешуга 90 ел“ медаленә лаек булды

    Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Апаста яшәүче Зәки Галиуллин 85 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

    (28 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“). 


     Зәки ага олы гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы исеменнән изге теләкләр җиткерде. Шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатын һәм “Апас районы оешуга 90 ел“ медален тапшырды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та котлау сүзләре аша бүләк бирде. 
     
    Зәки абый Галиуллин үзе дә район тормышы, урып-җыю эшләре барышы белән кызыксынды. Үзен гел хөрмәтләп торган, ихтирам күрсәткән җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен ирештерде. 
     
    “Озак еллар җитәкче урыннарда эшләдем. Колхоз рәисе дә, авыл Советы председателе дә, ПМК җитәкчесе дә булдым. Хезмәт елларын хәзер дә сагынып искә алам“, – диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: