Пенсияләр тагын кайчан артачак?
Әлеге сорауга районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов җавап бирә:
-Республика халкының барлык иминият пенсияләре индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан-туры индексация үзе бер айга соңрак - 2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак. Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.
Һәр февраль индексациясе узган ел өчен куллану бәяләре үсеше индексын исәпкә алып үткәреләчәк. Арту бөтен пенсиягә, ягъни иминият һәм беркетелгән өлешкә, алдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып кагылачак. Икенче этап һәр елның 1 апреленнән планлаштырылган. Бу этапта иминият пенсияләре күләме социаль Фонд керемнәре үсешеннән чыгып индексацияләнәчәк. Мондый арту пенсиянең иминият өлешенә генә кагылачак, ягъни индивидуаль пенсия коэффициенты хисабына формалаша. Эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен киләсе елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге автомат рәвештә яңартачак. Гражданнарның үзләренә моңа бәйле рәвештә бернинди чаралар күрергә һәм кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (эш режимы 08.00 сәгатьтән. 20.00 гә кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев