Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция подполковнигы Фәнис Шәрәфуллин Ил башлыгының Рәхмәт хатын алды

Ул 30 елга якын район эчке эшләр бүлегендә эшли.

(12 ноябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин 2018нче елда үткән футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын вакытында халык иминлеген саклауда зур өлеш керткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ул 30 елга якын район эчке эшләр бүлегендә эшли. Хезмәт юлын балигъ булмаганнар белән эшләүдән башлаган Фәнис Шәрәфуллин хезмәт баскычлары буйлап атлап, югарыга күтәрелә. Участок инспекторы, бүлек җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары булып эшли. Узган елны полиция җитәкчесе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнә.
- Озак еллар эшләү дәверендә төрле чаклар булды. Хезмәтебез авыр булса да, бергә-бергә эшләгәндә теләсә нинди киртәләрне үтеп, уңышларга ирешеп була, - дип саный ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев