Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Һәр терлекнең исем фамилиясе булырга тиеш

    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгында терлекләрне бердәм тәңгәлләштерү (идентификацияләү) бурычы куялар.

    (8 июль, “Апастово-информ”)


    “Аграр тармакка санлаштыру кертү буенча, Татарстанда зур эш алып барыла. 2020нче елда терлекләрне бердәм тәңгәлләштерү эше башланды. Арча һәм Балтач районнарында яңа туган 200 бозау терлекләрне бердәм тәңгәлләштерү системасына кертелде инде. Бу районнарда пилот проектлар эшли башлады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 4800дән артык махсус тамга алдылар. Алар бозаулар тугач урнаштырыла баралар. Хәзер бу җаваплы эшкә терлекне тамгалауга башка районнар да кушылу теләген белдерделәр”, - дип белдерде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов.

    “Терлекне тәңгәлләштерү авырттырмыйча эшләнә. Бозауның, мисал өчен, колагына уникаль номерлы һәм махсус кодлы тамга (бирка) беркетелә. Ә икенче колагына бердәм информацион системада теркәлгән электрон чип куела. Соңгы регистрацияне ветеринария хезмәте үткәрә. Ул системада терлекнең барлыгын раслый. Аңа ветеринар паспорт ача, соңыннан, ул паспортка барлык үткәрелгән чаралар язып барыла. Терлекнең паспорты белән һәркем таныша ала. Моның өчен терлекнең биркасындагы махсус кодка телефоныңны гына юнәлтергә кирәк”, - дип сөйләде РИВЦ генераль директоры Нияз Халиуллин.

    Әлеге яңалык фермада бөтен процесслар белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бөтен нәрсә ачык була. Сатып алучы да, мисал өчен, рәхәтләнеп терлек итенең каян китерелгәнлеген, ничек үстерелгәнлеген, авырмаганмы икәнлеген һәм нинди ветеринар чаралар үткәрелгәнлеген бик җиңел белә ала.
    “Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тәңгәлләштерергә тиешле терлекләрнең исемлеген булдырды. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре, шулай ук, вак йорт хайваннары, тире өчен үстерелгән җанварлар, умарта кортлары һәм балыклар шул исемлеккә кертелгән.

    “Гадәти мохитларында көн күрүче кыргый хайваннар гына тамгалана алмый”, - дип белдерә республика министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина.

    Закон проекты нигезендә, Россиядә мөгезле эре терлекне тәңгәлләштерүне 2021нче елның беренче сентябреннән кертүне планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: