Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узды

Әлеге чарада совет әгъзалары гына түгел, дин вәкилләре дә катнашты. Алар арасында Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Айназ хәзрәт Сафиуллин, шулай ук Сергий Грязнов та бар иде.

(22 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә узды һәм бирегә район прокуроры урынбасары Гөлнара Ганиева һәм мәктәп директорлары да килгән иде. Киң җәмәгатьчелекнең бергә җыелуы - яшь буынны тәрбияләүдә мөһим мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.
  Очрашуның төп темасы - яшьләргә тәрбия бирү. Бу мәсьәләдә педагогик һәм дини юнәлешләрнең бер-берсен ничек тулыландырып эшләве хакында сөйләшенде. Балаларны тәрбияләү - ата-аналарның гына түгел, ә гомумән, җәмгыятьнең бурычы. Дин әһелләре ассызыклаганча, рухи кыйммәтләр шәхес формалашуда төп роль уйныйлар. Алар әхлакый тәрбиянең мөһимлегенә игътибар итәргә өндәделәр.
  Мәктәп директорлары уку йортларында тәрбия хакында үз фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук биредә белем һәм рухи компонентларны берләштерә торган программалар кертү кирәклеге, шул исәптән, ата-аналар, дини оешма вәкилләре очраша ала торган уртак чараалар үткәрү кирәклеге дә ассызыкланды.
Очрашу ахырында катнашучылар яшь буынны тәрбияләүдә хезмәттәшлек итүнең мөһимлегенә басым ясадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев