Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле Советы утырышы узды

Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.

  (6 сентябрь, “Апастово-информ”).


  «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте Ил Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның җәендә булдырылды. Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» актив эшчәнлеген 2023 елның гыйнварында башлап җибәрде. Районның барлык мәктәпләрендә дә “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлекчәләре теркәлгән. Шулай ук спорт үзәкләре базасында, үзәк китапханәдә, аграр көллияттә, үзәкләштерелгән клублар системасында, “Сәләт”тә беренчел оешмалар эшли. Бүгенге көндә район мәктәпләре базасында “Алдынгылар хәрәкәте”нең 27 беренчел бүлекләре оештырылган.
  "Алдынгылар хәрәкәте" 13 төрле юнәлештә эш алып бара. "Мәгариф һәм белем", "Фән һәм технология", "Хезмәт, һөнәр һәм үзмәшгульлек", "Мәдәният һәм сәнгать", "Волонтерлык һәм иреклелеләр", "Париотизм һәм тарихи ядкарь", "Спорт", Сәламәт яшәү рәвеше", "Медиа һәм коммуникация", "Экология һәм табигатьне саклау", "Туризм һәм сәяхәт" юнәлешләренә - "Туган тел һәм мәдәният, халкыбызның гореф-гадәтләре" дип аталган эшчәнлек тә өстәлде. Апасның “Алдынгылар хәрәкәте” алдынгылар сафында, алар республика һәм Рәсәй күләмендә узган бик чараларда, форумнарда катнаштык”, - дип таныштырды “Алдынгылар хәрәкәте”нең район кураторы Гөлназ Хантимирова.
  Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, хәрәкәтнең әһәмиятен һәм мөмкинлекләрен билгеләп узды һәм киңәшләрен җиткерде.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең районара кураторы Румия Идрисова киләчәктә тормышка ашырылачак яңа максатлар һәм бурычлар белән дә таныштырды. Утырышта хәрәкәт активистларын һәм остазларны уңышлары белән дә тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев