Районда гаиләләр өчен мәгълүмати очрашу узды төрле чаралар үтә
Үзәк китапханәдә узган мәгълүмати-консультатив очрашу барышында балалы гаиләләргә түләү, төрле ярдәм чаралары һәм субсидияләр бирелү турында файдалы мәгълүмат җиткерелде.
(4 июль, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова районда һәр гаилә игътибар үзәгендә булуын әйтте. Шулай ук бала тууга кагылышлы мөһим яңалык җиткерде. Гаилә елы уңаеннан, районга яшьләрне җәлеп итү, балалар санын арттыру максатыннан, район башлыгы тәкъдиме белән төрле кызыксындыру чаралары булдырылу - бала тапкан хатын-кызларга 10 мең сум акча түләнәчәге хакында әйтте.
“Район башкарма комитетының “Апас районында даими яшәүче хатын кызларга бала тугач бер тапкыр түләү турында”гы карары дөнья күрде. Ул хөкем карары булмаган, районда бер елдан да ким яшәмәгән хатын-кызларга бирелә. Әгәр әни кеше вафат булса яки аның аналык хокуклары чикләнелсә, акча әти кешегә (опекунга) түләнелә”,- дип белдерде ул. Очрашу барышында әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Төрле өлкә белгечләре һәр сорауны игътибар алып, белешмә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев