Районда Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.
(22 июнь, “Апастово-информ”).
1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта илебез 27 миллионлап кешесен югалткан. Районыбыздан 11152 кеше сугышка киткән. Аларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. Туган җир туфрагына басмаучылар арасында 1045 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынган. Бу көн ил тарихында кара хәрефләр белән язылган, күпләрнең күңеленә ачы яра салган. Хәтер һәм кайгы көнендә районда дәүләт флаглары төшерелде, Апасның Батырлар мемориал комплексында узган Хәтер чарасында тыныч тормыш бүләк иткән райондашларыбыз искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Хәтер чарасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Район хәрби комиссары Наил Җантемиров, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Россия бөркетләре” активистлары катнашты.
Яу кырында башларын салган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителде. Аның вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елда нәкъ менә 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы Хөкүмәте фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев