Районның мәгариф идарәсе профсоюзлары башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар
Район мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары Советының хисап киңәшмәсе узды.
(25 октябрь, “Апастово-информ”).
Утырыш-киңәшмәдә Гомумроссия мәгариф профсоюзы Татарстан республикасы оешмасының оештыру эшләре буенча баш белгече Рөстәм Шакирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, мәгариф бүлеге методистлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, беренчел профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. Биредә 2019-2024 елга кадәр эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, киләчәккә максатлар куелды, бурычлар билгеләнде, уңышлар барланды.
Районның мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары Советының беренчел профсоюз оешмалары җитәкчеләре әлеге өлкәдә актив эшчәнлекләре өчен Мактау грамоталары һәм чәчәкләр белән бүләкләнделәр.
Бердәм тавыш белән мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы рәисе итеп кабат Рамилә Шәвәлиева сайланды.
Республика кунагы Рөстәм Шакирҗанов районда мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасының нәтиҗәле эшчәнлеген, күп кенә проектларның тормышка ашырылуын билгеләп үтте, киләчәккә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев