Районның “Сельхозтехника” оешмасы өлкәннәре күңелле сәяхәт кылды
Өлкән җитәкчеләр районның истәлекле урыннарында булып, яңалыклар, үзгәрешләр белән танышты.
(14 август, “Апастово-информ”).
Озак еллар “Сельхозтехника” оешмасында хезмәт куйган, аның белән җитәкчелек иткән өлкән җитәкчеләр, инженерлар бүген дә бер-берсе белән аралашып яшиләр. Бик еш үткәннәргә кайтып, хезмәт елларын, авырлыкларны, кызыклы мизгелләрне искә алалар. Бүгенге район тормышы белән дә һәрдаим кызыксынып торалар. Алар үзләре өчен күңелле ял сәяхәте дә оештырдылар. Бергә җыелып, иң элек районның “Сельхозтехника” оешмасы эшчәнлегендә тирән эз калдырган хөрмәтле шәхес Зәки Закиров каберлеген зиярат кылдылар. Аны олы хөрмәт белән искә алдылар. Соңыннан Апасның истәлекле урыннарында булдылар, яңа төзелешләр, сафка баскан биналар белән таныштылар. Өлкәннәрне Апасның Туган якны өйрәнү музеенда Рәмис Ногманов ачык йөз белән каршы алды. Музейда урын алган экспонатлар, районның үткәне белән таныштырып, кызыклы мәгълүмат җиткерде. Өлкәннәр үзләре дә музейга истәлек йөзеннән “Сельхозтехника” оешмасының бай тарихы, эшчәнлеге тасвирланган эчтәлекле китап бүләк иттеләр. Ветеран җитәкчеләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов сәламләп, озатып йөрде.
“Сез хезмәт юлы мактауга лаек. Без безгә үрнәк булып торасыз”, - диде Радик Гыйсмәтов, өлкән җитәкчеләргә олы хөрмәтен белдереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев