Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Рамазан ае ахырына якынлаша – Фәтех Мәккә, фидия, Кадер киче

    Изге рамазан ае төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Уразаның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар, ди дин әһелләребез. Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Рәсүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12...

    Изге рамазан ае төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Уразаның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар, ди дин әһелләребез.


    Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Рәсүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп, Фәтех Мәккә көне ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең тантана итү көне булып санала.

    Быел ураза җәй айларына туры килде: 6 июньнән 4 июльгә кадәр. Рамазан аеның беренче ун көне - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне - җәһәннәм утыннан котылу дәвере. Җыеп кына әйткәндә, уразаның һәр көнендә бәрәкәт, нигъмәт бар. Бу айны мөмкин кадәр гыйбадәт кылып, буш вакытта Коръән сүрәләре укып, дога һәм теләкләрдә уздыру күркәм санала.

    Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр аны башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе бирергә тиеш. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Быел аның күләме 200 сум тәшкил итә.

    Шулай ук рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга мәҗбүри гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булгач, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә тырышырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар җилкәсенә төшә. Голәмәләр шурасы фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килеште: шулай итеп, быел бер кешегә фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап 600 сум тәшкил итә. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырыла.

    Ислам дине балигълык яшендәге мөселманнарга, үзенең матди хәленә карап, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән елга бер тапкыр зәкят - мәҗбүри сәдака түләүне таләп итә. Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы зәкят нисабын, алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә, 224 мең сум күләмендә билгеләде.

    Рамазан аеның соңгы ун көнендә бик кыйммәтле, мөкатдәс бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

    Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Казан казые:


    - Коръән Кадер кичәсендә иңдерелә. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк. Исәпләп караганда, ул 84 елдан артык була. Шул сәбәпле, без Кадер кичәсен һәрвакыт көтеп алабыз. Аны эзлибез, чөнки аның төгәл көне билгеле түгел. Кадер кичәсендә бер гамәл кылу бер мең ел дәвамында кылганга тиң була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләренең берсендә әгәр кем дә кем Кадер кичәсен Аллаһы Тәгаләдән савап өмет итеп төнен намазда үткәрсә, аның элек кылган бөтен гөнаһлары гафу ителер, дигән. "Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр" ("Кадер" сүрәсе). Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерә. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.с.) рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Кодси хәдистә Аллаһ Раббыбыз болай дигән: "Әгәр кеше Минем бер уч төбе кадәр якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен".

    Кадер кичәсенең билгеләренә килгәндә, бу кичтә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил дә исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була, йолдызлар да атылмый. Бу кичәдә фәрештәләр Аллаһның рәхмәтен таратыр, шайтан да үзенең мәкерле гамәлләрен кыла алмас, ди дин эшлеклеләре.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: