Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Равил Булатов: “Хыялланган һәр гамәлем чынга аша”

Апас Үзәк китапханәсендә Равил Булатовның “Үтеп барышым” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

(14 нче ноябрь, “Апастово-информ”).

  Равил Булатов Морзалар авылы егете. Киң кырлы шәхес ул. “Сәхнәдә берүзе тугыз кешене алыштыра ала”, - диләр аның турында. Чыннан да эчтәлекле шигырьләре, әсәрләре, җырлары, мәзәкләре һәм башкалары барысын да булдыра ул.
  Соңгы вакытта “Үтеп барышым” дигән өр-яңа китабы дөнья күрде. Менә шул китапны тәкъдим итү кичәсенә иҗатташ дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен, райондашларны җыйды.
Кичәгә килүчеләрнең һәрберсе Равил Булатов турында җылы фикерләрен, истәлекләрен бүлеште. Равил үзе шигырьләрен, җырларын бүләк итте.
“Минем иҗат кичәсен эчтәлекле итеп оештырган китапханә хезмәткәрләренә, иҗатташ дусларыма, чыгыш ясаучыларга һәр катнашучыга олы рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Равил Булатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев