Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Равил Хисаметдинов аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубок тапшырды

Казанда узган халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерү продукциясе ярминкәсеннән аграр көллият коллективы җиңү белән кайтты.

(12 октябрь, “Апастово-информ“).


Ярминкәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды. Ярминкәдә районның мәгариф бүлеге, мәктәпләр һәм аграр көллият коллективы катнашты. Һәр район үз мәйданчыгында сату итте. Шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителде.

Мәйданчык матур бизәлеш алды. Күргәзмәләр ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, һөнәри белем бирү системасы оешуга 80 ел тулуга, Апас районының 90 еллыгына, районда һөнәри белем бирү йорты ачылуга 45 ел тулуга багышланган иде.

Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары бәйгесе берничә номинация буенча билгеләп үтелде. “Ярминкә урынын иң яхшы бизәгәне өчен“ номинациясендә кабатланмас ярминкә мәйданчыгы әзерләгән өчен аграр көллият коллективы беренче урынга лаек булды.


Чираттагы традицион дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов җылы тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре аша аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубокны тантаналы шартларда тапшырды. Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев