Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы төзелеш эшләре белән танышты

Районда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Равил Хисаметдинов төзелеш һәм төзекләндерү эшләре барган объектларда булып, башкарылган эшләр белән танышты, төзүчеләр белән очрашып, фикер алышты.

Иң элек ул яңа сафка басачак янгын-коткару депосы бинасы төзелеш мәйданчыгында булды. Янгын-коткару депосы “Мелиорация ПМК”сы ишегалдында урын алган. Бүгенге көндә биредә киң колачлы төзелеш эшләре бара. “Стройсервис” оешмасы егетләре бинаның стеналарын торгызу белән мәшгуль.
Төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Галиев белдерүенчә, бина төзелеше август аенда төгәлләнәчәк. Биредә барлык мөмкинлекләр дә булыр дип көтелә.

Район башлыгы төзекләндерү эшләре барган Апас мәдәният йорты бинасында да булды. Биредә шулай ук киң колачлы төзекләндерү эшләре алып барыла. Бинаның фасады яңартыла, түбә, тәрәзә-ишекләр алыштырыла, электр, канализация һәм җылылык челтәрләре яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев