Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район чыгарылыш сыйныф укучыларын быел кайбер үзгәрешләр көтә

    2015 елда укучылар БДИне берничә этапта тапшырачаклар. Беренче чиратта, барлык чыгарылыш укучылары (шулай ук башка еллардагы чыгарылышлар) 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр. БДИны тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Башка еллардагы чыгарылышлар өчен рус теле һәм география буенча имтихан 14 февральдә үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның...

    2015 елда укучылар БДИне берничә этапта тапшырачаклар. Беренче чиратта, барлык чыгарылыш укучылары (шулай ук башка еллардагы чыгарылышлар) 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр. БДИны тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Башка еллардагы чыгарылышлар өчен рус теле һәм география буенча имтихан 14 февральдә үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде. Аннан "БДИ-2015" алдан бирү этабы һәм төп этап схемасы буенча барачак. Алдан бирү этабы математика фәне буенча 23 мартта старт алса, 24 апрельдә (резерв көне) тәмамлана. Төп этап география һәм әдәбияттан имтихан белән 25 майда башлана, рус теленнән имтихан 28 майда. Быел математика буенча БДИ ике дәрәҗәле: база (1июнь) һәм профильле (4июнь) булачак. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз алдында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керүчеләр профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш булачак.

    "БДИ-2015" кампаниясе 26 июньдә төгәлләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: