Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район «Форпост» отрядлары вәкилләре Татарстанкүләм «Форпост» хәрәкәтенең тугызынчы слетында катнаштылар

    Районда «Форпост» отрядлары һәм җәмәгать тәртибен саклау хәрәкәте моннан 15 ел элек оешты. Хәзер район мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә шундый 14 даими отряд эшли, укудан соң буш вакытта һәм төрле чаралар үткәргәндә 197 егет һәм кыз хокук сакчыларына җәмәгать урыннарында тәртип сакларга булыша. Алар эше Татарстанда да зур танылу алды....

    Районда «Форпост» отрядлары һәм җәмәгать тәртибен саклау хәрәкәте моннан 15 ел элек оешты. Хәзер район мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә шундый 14 даими отряд эшли, укудан соң буш вакытта һәм төрле чаралар үткәргәндә 197 егет һәм кыз хокук сакчыларына җәмәгать урыннарында тәртип сакларга булыша. Алар эше Татарстанда да зур танылу алды. 16 декабрьдә Апастан 10 вәкилне Казанга республика прокуратурасы, эчке эшләр һәм мәгариф министрлыкларына Татарстанкүләм «Форпост» хәрәкәтенең тугызынчы слетына кунак итеп чакырдылар. Район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече Гөлира Шиһабиева, Биеш мәктәбеннән Валентина Безрукова, Борнаш мәктәбеннән Алинә Җамалиева, Борнаш мәктәбе укучылары Илшат Сәлимуллин белән Сиринә Шәйхетдинова төрле министрлыкларның һәм Татарстан Прокуратурасының Рәхмәт Хатлары, Грамоталар белән бүләкләнделәр. Илшат Сәлимуллин Татарстан «Форпост» Үзәгенең исемле сәгатенә дә лаек булды.

    Район делегациясе составындагы район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рания Михайлова белән район мәгариф бүлеге вәкиле Ландыш Сабирҗанова яшүсмерләрнең «Форпост» хәрәкәтендә теләп һәм актив катнашуларын аерым билгеләп үтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: