Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район халыкны социаль яклау бүлегендә махсус битлекләр тегәләр

Кулдан тегелгән маскалар сугыш ветераннарына, социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә, гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле райондашларга таратылачак. Һәм шулай ук социаль хезмәткәрләр дә тәэмин ителәчәк.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


“Медицина битлекләре җитмәү сәбәпле, район халыкны социаль яклау бүлегендә вирустан саклаучы махсус битлекләр тегү эше оештырылды. Бу эштә махсус грант нигезендә булдырылган тегү машиналары да ярдәмгә килде. Күп тапкыр кулланып була торган марля битлекләр белән сугыш ветераннары, социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр, гаиләләр, мөмкинлекләре чикле райондашлар тәэмин ителәчәк”, - дип белдерде коронавируска каршы көрәш эшче төркеме җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Битлекләр тегү эше белән социаль хезмәткәр Динара Корнева шөгыльләнә.
“Әлеге битлекләр дүрт катлы марля тукымадан тегелә. Аларны өч сәгатькә бер алышытырып торырга киңәш ителә. Кулланылган битлекләрне сабынлы су белән юып, киптереп, үтүкләп, кабаттан да кулланырга мөмкин”, - ди ул.

Район халыкны социаль яклау бүлегендә коронавируска каршы катгый кисәтү чаралары үткәрелә. Биредә бинаны дезинфекцияләү, медицина битлекләрен куллану, кулларны сабын белән юу яки аларны антисептиклар белән эшкәртү күз уңында тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев