Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына “кыр премиясе” тапшыралар

    Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2015" район штабы вәкилләре тантаналы итеп "кыр премиясе" тапшыру традициясен дәвам итә. Агрофирмада бүләкләнү шартлары мондый: "Нью-Холланд ТС 56" комбайны экипажына премия алу өчен 4000 центнер, "Нью-Холланд 6080-6090", "Клаас-Мега" буенча 5000 центнер, "Клаас-Лексион" белән...

    Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2015" район штабы вәкилләре тантаналы итеп "кыр премиясе" тапшыру традициясен дәвам итә.

    Агрофирмада бүләкләнү шартлары мондый: "Нью-Холланд ТС 56" комбайны экипажына премия алу өчен 4000 центнер, "Нью-Холланд 6080-6090", "Клаас-Мега" буенча 5000 центнер, "Клаас-Лексион" белән эшләүчеләр бу премиягә беренче 6000 центнер ашлык суктырып алгач дәгъва итә. Эш сыйфаты, хезмәт дисциплинасы да исәпкә алына. Беренче чикне узып, тагын шул ук күләмдә ашлык суктыргач, экипажга икенче-өченче-дүртенче... тапкыр шул ук күләмдәге 1000 сум акчалата премия бирелә. Аерым күрсәткечләргә ирешүчеләр акчалата премия белән бергә Вымпел белән дә бүләкләнә. Район хуҗалыклары кырларында ашлык суктыруда катнашучы "Полессе", "Нива", "Сибиряк", "Енисей", "Дон" комбайннары буенча да "кыр премияләре" каралган.

    29 июльдә "Зөя" агрофирмасының тугыз ашлык комбайны экипажы иген басуларында хезмәттәшләре алдында әнә шулай зурланды. Алдынгыларга иң беренче "кыр премияләрен" директор Марат Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин тапшырды. Монда бернинди хәрәмләшү була алмый, күрсәткечләр ашлыкны кырдан төяп җибәргәндә, ындыр табагына кайткач яки туры Каратун ашлык кабул итү пунктына китерелгәч кат-кат тикшерелеп чагыштырыла һәм раслана. Быел агрофирмада һәм районда кырдан ашлык ташучы шоферлар хезмәте дә әнә шундыйрак шартларда аерым бәяләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: