Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район мәгариф бүлеге зур уңыш яулаган

    Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре берьюлы алты грант откан

    (3 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


    Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева һәм методистлар Ләйлә Әхмәтҗанова, Эльмира Биктаһирова, Айсылу Гыйниятуллина, Розалия Исмәгыйлева, Гөлнур Фатыйхова “Безнең иң яхшы методист” республика Грантына ия булган.
    “Берьюлы 6 грант оту безнең өчен зур горурлык. Методистларыбыз барысы зур эш тәҗрибәсенә ия. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын”, - дип шатлыгы белән уртаклашты район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: