Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район прокуратурасы коррупциягә каршы булган законнарның үтәлешен даими күзәтеп тора

    Коррупциягә каршы көрәш көне берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 2003 елдан елдан бирле билгеләп үтелә. Халыкара килешү коррупцияне кисәтүне, гаеплеләрне җәзалауны, шулай ук аңа каршы кулга-кул тотынып көрәшүне үз эченә алган. Коррупция - иң актуаль проблема булып кала бирә. Ул җәмгыятьнең тотрыклылыгына, куркынычсызлыгына куркыныч тудыра, дәүләтнең нык үсешенә һәм тәртибенә...

    Коррупциягә каршы көрәш көне берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 2003 елдан елдан бирле билгеләп үтелә.

    Халыкара килешү коррупцияне кисәтүне, гаеплеләрне җәзалауны, шулай ук аңа каршы кулга-кул тотынып көрәшүне үз эченә алган. Коррупция - иң актуаль проблема булып кала бирә. Ул җәмгыятьнең тотрыклылыгына, куркынычсызлыгына куркыныч тудыра, дәүләтнең нык үсешенә һәм тәртибенә зыян сала.

    Районда коррупциягә каршы норматив база төзелгән. Бу өлкәдә аңлату эшләре алып барыла.

    Район прокуроры ярдәмчесе Фатыйх Хафизов билгеләп үткәнчә, район прокуратурасы коррупциягә каршы булган законнарның үтәлешен даими күзәтеп тора. Агымдагы елда әлеге өлкәдә 50 закон бозу очрагы теркәлгән, гаеплеләр административ яки дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Полиция хезмәткәренә ришвәт биреп, административ җаваплылыктан качарга омтылган шофер кешегә хөкем чыгарылды.

    Без коррупциягә кагылышы булган гамәлләрдән читтә торырга һәм алдын кисәтергә тиешбез, ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: