Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район территориясендәге үзәк машина юлында да мошенниклар ятьмә салалар

    Мошенниклар уңайлы вакытны көтеп кенә торалар, кешенең йомшак якларын яхшы беләләр, кызгану хисе уяталар. Шундый бер очрак район территориясендәге үзәк машина юлында теркәлде. Билгесез кешеләр юлда бензин бетеп калудан, үзләре белән акча булмаудан зарлана. Очраган кешеләргә алтын-көмешләр тәкъдим итеп, юлларын дәвам итәргә булышуларын үтенәләр. Әлбәттә инде, үзе дә күп чакрымнар...

    Мошенниклар уңайлы вакытны көтеп кенә торалар, кешенең йомшак якларын яхшы беләләр, кызгану хисе уяталар. Шундый бер очрак район территориясендәге үзәк машина юлында теркәлде. Билгесез кешеләр юлда бензин бетеп калудан, үзләре белән акча булмаудан зарлана. Очраган кешеләргә алтын-көмешләр тәкъдим итеп, юлларын дәвам итәргә булышуларын үтенәләр. Әлбәттә инде, үзе дә күп чакрымнар үткән, юл газабы татыган һәркем кеше хәленә керергә тырыша. Бу юлы да шәфкатьле кеше тиз табыла. Ул акчасын биреп, алтын-көмешләрне алып кала. Бары тик өйгә кайткач кына бизәнгечләрнең чын түгеллеге ачыклана.

    Фото:http://shoubiz.com.ua/lastnews/page/382/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: