Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район укучылары коррупциягә каршы көрәшәләр

Мәктәпләр арасында "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе узды. Җиңүче укучылар һәм аларның җитәкчеләре район хакимиятенә чакырылып, район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйгедә беренче урынны Кече Болгаер укучылары (җитәкчеләре Ләйсән Зиннәтуллина, Мәүлеҗихан Дәүләтшина) яулады. Икенче урында - Борнаш (җитәкчеләре Фирдәвес Бикмурзина), өченче урында -...

Мәктәпләр арасында "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе узды. Җиңүче укучылар һәм аларның җитәкчеләре район хакимиятенә чакырылып, район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйгедә беренче урынны Кече Болгаер укучылары (җитәкчеләре Ләйсән Зиннәтуллина, Мәүлеҗихан Дәүләтшина) яулады. Икенче урында - Борнаш (җитәкчеләре Фирдәвес Бикмурзина), өченче урында - Дәүләки (җитәкчеләре Фәния Хәйбуллина) мәктәпләре. Апас мәктәбенең Миләүшә Хәйдәрова җитәкчелегендәге 11 "В" классы укучылары "Иң профессионал видеоролик", Суфия Сәлахова җитәкчелегендәге 11 "А" классы укучылары "Иң креатив видеоролик", Әнисә Салаватуллина җитәкчелегендәге 11 "Б" классы укучылары "Иң реалистик видеоролик" номинациясендә җиңү яуладылар. Гөлнара Баева җитәкчелегендәге Дәүләки мәктәбе укучылары "Иң технологик видеоролик" номинациясендә бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев