Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район урманнары махсус сак астында тора

    Районыбыз 1000 квадрат мәйдан били. Шуның 8 процентын урман-куаклыклар, юл-чокыр, басу читләрендәге ышыклагыч посадкалар каплаган. Барлык урманнарның 12 процент өлеше ылыслыларга туры килә. Ел да уртача 3-5 гектарда яңа урманнар утыртыла, картайганнары яңартыла. Урам-бакчаларда ел саен 2500 төп агач-куаклар өстәлә. Туган төбәгебезнең бер бизәге булган яшел дәрьяны янгыннан саклауга игътибар...

    Районыбыз 1000 квадрат мәйдан били. Шуның 8 процентын урман-куаклыклар, юл-чокыр, басу читләрендәге ышыклагыч посадкалар каплаган. Барлык урманнарның 12 процент өлеше ылыслыларга туры килә. Ел да уртача 3-5 гектарда яңа урманнар утыртыла, картайганнары яңартыла. Урам-бакчаларда ел саен 2500 төп агач-куаклар өстәлә. Туган төбәгебезнең бер бизәге булган яшел дәрьяны янгыннан саклауга игътибар зурдан-тирә-күрше өлкә-төбәкләрдән аермалы буларак, республикабызда урманчылык министрлыгы сакланып калды. Элек юлчылар, колхоз җирендә булып, алар балансында исәпләнгән урман-агачлыкларны үзвакытында дәүләт урман фондына күчерү тармакта хаос булдырмады. Урманнар шәхси кулларга күчсә ахыры яман булачагын Татарстан җитәкчелеге вакытында аңлап өлгерде. Мари, Киров якларындагы урманнарның бүген нинди хәлгә төшүен шул яклардан районга агач төзелеш материаллары ташучылар бик яхшы белә...

    Урман дәүләтнеке булгач аны саклау да дәүләт җаваплылыгында-Тау ягы урманнарын Кайбыч урманчылыгының Федоровское авылы читендә урнашкан янгын-химик саклау станция-депосы саклый. Буа районара урманчылык хуҗалыгында да янгыннан саклану техникасы сафта тора, теләсә нинди чытырманга кереп китәрлек 15 трактор, янгын сүндерү, су ташу машиналары, тагылмалар исәпләнә. Апас, Ослан, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле урманнарның халәтен махсус урман авиациясе көндәлек күзәтә.

    -Ел да иртә яз Буа һәм Төбәк Черкене урмачылык тракторлары юл, авыл янәшәләрендәге урманнарда гектарлап эш башкара-таләпләр нигезендә урман чикләрендә янгын куркынычсызлыгы полосалары булырга тиеш. Киңлеге 1-3 метрга чаклы бу саклагыч, сукаланган чикнең гомуми озынлыгы 60 чакрымга җыела,-ди район урман хуҗалыгы тармагында 40 елга якын эшләүче Төбәк Черкене урманчылыгы участок лесничие Иван Иванов. -2010 елгы корылык елында безнең хезмәткәрләр, урманнарны саклау төбәкара янгын деполары урманнарда, олы юл буйларында тәүлеклек сакта торды. Дәүләт янгын частьлары экипажлары да әнә шундый вакытлы постларга чыгарылды. Хәзер районыбызда даими әзерлекле 25 янгын машинасы бар-бик яхшы бит бу! Ул елны Россиядә янган урманнарның исәбе-хисабы булмады, Ульян, Мари, Киров, Волжск якларында котырынган урман янгыннары төтененнән Апас халкы да интекте. Шөкер, алдан күрүчәнлек, оешканлык шартларында шул куркыныч елда Татарстан урманнарында бер генә дә зур янгын чыкмады. Апас урманнары да әнә шаулап-гөрләп утыра. Татарстан күләмендә ел саен май аеннан урманнарга керү, эшчәнлек алып баруны тыя, йөгәнли торган вакытлы янгын куркынычсызлыгы режимы кертелү дә бик акыллы адым. Полиция, МЧС хезмәткәрләре белән быел без берләштерелгән 55 рейд үткәрдек. Тыюны бозып, янгын таралу куркынычы булган урыннарда, урман-юл кырыйларында учак ягучыларга акт-протоколлар язылды, аңлату эшләре үткәрелде.

    Алабугада Россиядә дә үрнәк ирекле икътисад зонасында сортсыз, картайган йомшак агачлар-усак, тополь, юкәне эшкәртеп, заманча төзелеш материалы-ваклатылган йомычка-пычкы чүбеннән Европа технологиясе буенча ясалучы җылылык саклаучы ДСП плиталар чыгару Төркия заводы сафка баскач, урманнарыбызга заманча техникалы әзерләүчеләр килде. Калдыксыз технология буенча эшләүче бу мобиль комплекслардан соң урман нык чистара. Янгын чыгу куркынычы кими. Министрлык җиткергән йөкләмә буенча бу санитар-чистарту эшләре Тау ягы (Апас, Буа, Кайбыч) урманнарында 500 гектарга якын мәйданда башкарылачак. Безнең Апас районында бу максатка 130 гектар картайган урманнар тәгаенләнде. Алар урынына яңалары пәйда булачак.

    Урманның төп хуҗасы дәүләт үзе булса-барыбызга да яхшы. Яшел юрганны саклыйк-урман һавасын, табигатен, андагы тереклекне, байлыкны берни дә алыштыра алмый. 3 елда урман читләре, олы юл янәшәләрендә 15 ләп ял итү урыны булдырылды. Кошлар көненә район урманнарында балалар, безнең хезмәткәрләр көче белән ясалган 300-400 кош оялары өстәлеп бара-уртак эшебезгә, тырышлыкка сак карыйк. Урман янгыны сөреме Апасыбыз күген беркайчан да капламасын!

    Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: