Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район урманнарын чүптән арындыралар

    Безнең халык ял итәргә, күңел ачарга яратса да, үз артыннан җыештырып калуны бик өнәп бетерми. Юлга якын урман-посадка тирәләрен чистарту ни дәрәҗәдә башкарылганы хакында безгә Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин сөйләде: - Чисталык икеайлыгы белән бергә "Чиста урманнар" чарасы да бара. Апас районында урманнар 7171 гектар мәйдан били. Район территориясендәге...

    Безнең халык ял итәргә, күңел ачарга яратса да, үз артыннан җыештырып калуны бик өнәп бетерми. Юлга якын урман-посадка тирәләрен чистарту ни дәрәҗәдә башкарылганы хакында безгә Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин сөйләде:

    - Чисталык икеайлыгы белән бергә "Чиста урманнар" чарасы да бара. Апас районында урманнар 7171 гектар мәйдан били. Район территориясендәге урман буйларында биш ял итү ноктасы бар. Бу урыннарга, нигездә, юлаучылар ял итәргә туктый. Үзебезнең халык эчкәрәк, ышыграк урынга бара. Тик ничек кенә булса да чүп-чарларын җыеп, пакетка тутырып калдыручы яки алып китүчеләр бик сирәк. Аны хезмәткәрләр җыештырып торалар, ә бер атнадан соң тагын шул ук хәл кабатлана. Бүгенге көнгә ун гектар мәйдан чистартылды инде. Урман эчендәге корыган агач-ботакларны, юл кырыйларын чистарттык. Кайбер намуссыз райондашлар машинага төягән чүпләрен ТБОга барырга иренеп телевышка янындагы посадкага яки башка тынычрак урынга бушатып калдыралар. Мондый гражданнарга җәзалар катгыйланачак, - диде ул.

    15 апрельдән, янгын куркынычсызлыгын булдырмау ниятеннән, урманнарга керү, ял итү, учак ягу катгый рәвештә тыела. "Күрмәсләр әле, белмәсләр әле" дип йөрүнең ахыры янычлы булырга мөмкин икәнлеген беркем дә онытырга тиеш түгел.

    Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcEhkRi11aUxuSWRGTi1LcHZjQjYzSm9iOU5SaUVsV1NGeXBqZm9zZzlUaXZNU3hzWkVZeVZmOEFDT0dOOEViLTZZMm51YWhXcm9pbEs2eTluR3YwNklYYTJycFl0R1o0ZmxZRjVlUmZBbXRuQUs0SjZONjZuSQ&b64e=2&sign=66abb6cfd9e7742cefd32dc70450cd3f&keyno=0

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: