Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район үзәк хастаханәсе коллективы табиб Закиров Рөстәм Абдулла улы белән мәңгелеккә хушлашты

    9 сентябрьдә 68 яшендә районыбызның табиб-дерматологы Закиров Рөстәм Абдулла улы арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Рөстәм Закиров 1947 елның 9 августында Олы Кайбыч авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда радиоприборлар заводында хезмәт куйган. Дәвалау өлкәсендә хезмәт юлын 1975 елда Казан Дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Актаныш санэпидстанциясендә баш табиб булып башлап...

    9 сентябрьдә 68 яшендә районыбызның табиб-дерматологы Закиров Рөстәм Абдулла улы арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

    Рөстәм Закиров 1947 елның 9 августында Олы Кайбыч авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда радиоприборлар заводында хезмәт куйган. Дәвалау өлкәсендә хезмәт юлын 1975 елда Казан Дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Актаныш санэпидстанциясендә баш табиб булып башлап җибәргән. 1980 елда табиб-фтизиатр буларак Апас район үзәк хастаханәсенә күчерелә. 1987-1988 елларда «Татколхозздравница» берләшмәсенең «Зөя» санаторий-прафилакториясендә баш табиб булып эшли. 1988 елдан бирле Рөстәм Абдулла улы Апас район үзәк хастаханәсендә табиб-дерматолог һәм терапевт белгечлекләре буенча районыбыз халкына хезмәт итте. Өзлексез хезмәте дәверендә хезмәттәшләре һәм район халкы арасында зур ихтирамга лаек булды. Нинди генә белгечлектә эшләсә дә, үзен кешелекле, гадел, белемле табиб, үз һөнәренең остасы итеп күрсәтте. Тормыш иптәше Әнисә белән илгә-көнгә лаеклы ике бала үстерде.

    Мәрхүмнең гаиләсенә, якыннарына бу авыр югалту көннәрендә сабырлык һәм тынычлык телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: