Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда 14 авыл кибетенең алкогольле эчемлекләр сатуга лицензиясе юк

    - 12 авылда халыкка күчмә сәүдә хезмәте күрсәтелә. Ел башыннан районда алкогольле эчемлекләр әйләнеше узган елга караганда 8 процентка кимеде. Гомуми кимү фонында аерым авыл җирлекләрендә артты. Быел 11 айда райондагы бер кешегә - әби-бәбиләрне дә санаганда, 9,6 литр алкогольле продукция туры килә, былтырга караганда бу 1,7 литрга азрак. Сатылган...

    - 12 авылда халыкка күчмә сәүдә хезмәте күрсәтелә. Ел башыннан районда алкогольле эчемлекләр әйләнеше узган елга караганда 8 процентка кимеде. Гомуми кимү фонында аерым авыл җирлекләрендә артты. Быел 11 айда райондагы бер кешегә - әби-бәбиләрне дә санаганда, 9,6 литр алкогольле продукция туры килә, былтырга караганда бу 1,7 литрга азрак. Сатылган бу төр продукиянең 91 проценты Татарстанда җитештерелгән. Күп кибетләрдә составында спирт булган төрле косметик, көнкүреш сыекчалары бар. Күрә-белә торып шуны эчкечеләргә сату очраклары турында минем 21-7-00 эш телефонына хәбәр итсәгез иде. Ул техник сыекчалар кеше организмына дәвалап булмаслык зыян сала, агуланып, ел да берничә кеше дөньядан китә, - дип белдерде район кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече Гөлнара Абдрахманова.

    Фото: http://dengi.29.ru/text/news_fin/735419.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: