Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда 800дән артык сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм Татарстан Хөкүмәтенең азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Районда мондый бүләкне 800дән артык кеше алды. Алар арасында 32 сугыш ветераны да бар. Һәрбер авыл җирлеге ветераннарның өйләренә барды, хәл-әхвәлләрен сорашты, бүләкләр бирде. - Өлкәннәрнең көчле иңнәренә бик күпне күрергә туры килде. Сугышы...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм Татарстан Хөкүмәтенең азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Районда мондый бүләкне 800дән артык кеше алды. Алар арасында 32 сугыш ветераны да бар.

    Һәрбер авыл җирлеге ветераннарның өйләренә барды, хәл-әхвәлләрен сорашты, бүләкләр бирде.

    - Өлкәннәрнең көчле иңнәренә бик күпне күрергә туры килде. Сугышы да тирән яралар салды, сугыштан соң да әчесе-төчесе эләкте. Шуңа да карамастан, алар көчле рухлы булып кала белделәр. Алар бүген дә яшь буынга үрнәк, тәҗрибә учагы булып яшиләр. Ветераннар - безнең иң кадерле кешеләребез. Аларның берсе генә дә игътибардан читтә калмаячак. Медальләрне дә горурланып, күкрәп киереп тагып йөрергә язсын, - диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова.

    Апас авыл җирлеге буенча медаль һәм бүләкләрне 109 кеше алды. Өлкәннәр һәм аларның гаиләләре бүләкләрне сөенеп, үзләренә булган зур хөрмәт билгесе итеп, күз яшьләре аша кабул итте.

    Апаста яшәүче Фатыйма Хәйруллина бүләкләрне кулына алу белән авыр балачагын, репрессия корбаны баласы булып, нахакка рәнҗетелеп яшәүләрен хәтерендә яңартты. Алдан бирелгән дәүләт бүләкләренең, медальләренең тарихы белән таныштырды. Ветеран өчен аларның һәркайсы кадерле. Юбилей медален дә ул саклык белән генә шулар янәшәсенә күкрәгенә такты.

    Сугыш ветераны, үткәннәрнең тере тарихы Камалетдин абый Сәлахетдинов та, бар гомерен җаваплы хезмәтләргә багышлаган Габбас абый Мөхетдинов та җитәкчелекнең үзләренә булган хөрмәтенә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

    Каратун авыл җирлегендә 1 сугыш һәм 50 тыл ветераны яши. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев сүзләренчә, өлкәннәрнең һәрберсе игътибар үзәгендә яши, кадер-хөрмәт тоя.

    - Бүләкләрне сабый баладай сөенеп кабул иттек. Хикмәт бит аның зурлыгында, муллыгында да түгел, ә игътибар һәм кайгыртуда. Җитәкчелеккә рәхмәт, безне зурлаучыларга рәхмәт, - диләр Каратуннан Имам һәм Сәгъдә Галәветдиновлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: