Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда даруга ташламаларга хокуклы 2709 кешенең 1800е файдалануны кирәксенмичә баш тартып гариза язган

    -Безгә бу ташламалардан баш тартучы 100гә якын апаслының вакытсыз үлүе билгеле. Туганнары даруларның кыйммәт булып аларны сатып алырга акча җитмәве турында бүген ачынып сөйлиләр, бушлай бирелергә тиешле шул дарулары булса алар әле яшәгән булыр иде, белә торып гомерләрен акчага алыштырдылар дип уфтаналар,-ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов. Район башкарма комитеты...

    -Безгә бу ташламалардан баш тартучы 100гә якын апаслының вакытсыз үлүе билгеле. Туганнары даруларның кыйммәт булып аларны сатып алырга акча җитмәве турында бүген ачынып сөйлиләр, бушлай бирелергә тиешле шул дарулары булса алар әле яшәгән булыр иде, белә торып гомерләрен акчага алыштырдылар дип уфтаналар,-ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.

    Район башкарма комитеты карары белән 6 июльдә халык арасында дарулар, юл йөрүдә ташламаларга хокуклы гражданнар, аларның туганнары арасында киң аңлату эшләре алып баруга юнәлтелгән махсус комиссия оешты. Аның җитәкчесе итеп район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова билгеләнде.

    -Ел башыннан 1 октябрьга кадәр бу кешеләр безгә үзләре килеп ташламалардан файдаланырга теләүләре яки алардан баш тартулары турында гариза язырга тиеш,-дип кисәтә район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров. -1 ел элек язып, кеше башка категориягә күчәргә теләмәсә, гариза автомат рәвештә үз көчендә калып озынайтыла. Быел ташламага хокукы булып та аңардан 1 ел элек баш тарткан 5 кеше акча урынына дарулар алырга теләк белдереп яңа гариза язып тапшырды. Бу категориягә өстәлгән 15 кеше дарулар урынына акчасын гына алырга уйлап гариза язды.

    -Күпме үгетләсәң дә, табиблар, белгечләр, туганнары киңәшен тыңламыйча, үз акылында булып та үҗәтләнеп гомерен, саулыгын акчага алыштыручыларның күп булуына гаҗәбемнең чиге юк,-ди комиссия вәкиле, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.

    - Аерым катлаулы 7 нозологик авырулар очрагында 16 кешегә табиблар язган 43 рецепт буенча безнең аша 2 миллион сумлык дарулар бушлай бирелде. Дарулардан баш тартмаучы 938 апаслыга 11083 рецепт буенча 4 миллион сумлык төрле препаратлар, дарулар җибәрелде, бу кешеләр дәүләтнең шундый ярдәменә бик рәхмәтле дип беләм,-ди район аптекасы мөдире Люция Носова.

    Законнар буенча быелга ташламаларга хокуклы затлар-төрле төркем инвалидларга дәүләт социаль хезмәт күрсәтү кәрҗине бер айга 930 сум 83 тиен тәшкил итә. Шуны төрләргә бүләбез: 716 сум 40 тиене ай саен бушлай даруларга, 100 сум 83 тиене санаторий-курортларда дәвалану, 102 сум 89 тиене - тимер юлд йәрү чыгымнарына тәгаенләнгән. Күп түгел шикелле, тик кайбер авыруларны дәвалау өчен бер-бер ампула, капның меңәр, хәтта дистә, 100 мең сумга чаклы булуын аптекага кергән, үз башына төшкәннәр күрә һәм беләдер...

    Комиссия карары буенча, район пенсия Фонды, халыкка социаль хезмәт күрсәтү район идарәсе, Бердәм, күпфункцияле Үзәктә халык арасында киң аңлату эшләре алып барыла. Ташламаларга хокуклыларның туганнары да бу мөһим эштән читтә калырга тиеш түгел. Аңларга күптән вакыт-бу социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартучылар бәлага тарыган, кисәк авырып яки ул көчәеп хроник стадиягә күчүчеләрне үлем бусагасына якынайта. Чөнки, законнар буенча, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар күбрәк булган саен дәүләт районга бу категория, бушлай өләшенүче дарулар күләмен чикли! Иң аянычы-мин сау-сәламәт, миңа акча кирәгрәк дип әйтүчеләр бүген-иртәгә кисәк кенә каты авырып китәргә мөмкин, кайсыгызның бу чиратка басасы килә?!.

    1 октябрьгә тагын 1 ай вакыт калып бара-уйлагыз, карарыгыз сезнең үзегезнең сәламәтлегегез өчен кирәк.

    Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: льготы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: