Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хәрби хезмәт елларында балаларын югалткан әти-әниләргә дә район башлыгы бәйрәм көнендә зур хөрмәтен белдерде

    Хәрби хезмәт елларында балаларын югалткан әти-әниләрнең хәсрәтләре гомерлек. Алар да олылап район башлыгы белән бәйрәм-очрашуга чакырылды. Алар һәм райондашлар хозурына бу көнне авыл җирлекләре арасында барган "Җиңү салюты" үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты да тәкъдим ителде - Сезгә булган хөрмәтебез, балаларыгызның батырлыгын искә алу йөзеннән бәйрәмгә дәштек. Сезнең батырлыкка һәм...

    Хәрби хезмәт елларында балаларын югалткан әти-әниләрнең хәсрәтләре гомерлек. Алар да олылап район башлыгы белән бәйрәм-очрашуга чакырылды. Алар һәм райондашлар хозурына бу көнне авыл җирлекләре арасында барган "Җиңү салюты" үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты да тәкъдим ителде

    - Сезгә булган хөрмәтебез, балаларыгызның батырлыгын искә алу йөзеннән бәйрәмгә дәштек. Сезнең батырлыкка һәм сабырлыкка башыбызны иябез. Бүген яңгыраган җыр-моңнар сезгә балаларыгыздан сәлам булып барып ирешсен, күчтәнәчләребезне балаларыгыздан бүләк итеп кабул итегез, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзенең чыгышында.

    Залда утыручы апаларның гына түгел, абыйларның да яшертен генә күз яшен сөртүен күрү бик авыр иде. Кыю, батыр уллар үстергән бу гаиләләр сабырлык үрнәге булып торалар.

    Чечня җирендә мәңгелеккә күзен йомган Руслан Җәләлетдиновның дәү әнисе Урта Балтайда яшәүче Резеда апа Сираҗеваның да өзгәләнгән көннәре җитәрлек.

    - Йөрәк бәгырем булган оныгымны югалту төзәлә торган яра түгел. Яшәргә дә, яшәргә тиеш иде бит ул. Ятимлекне күреп, тоеп үстек. Инде бала хәсрәтләре дә күтәрергә тиеш түгел идек кебек. Хәтер дигән нәрсә бар. Русланның һәр хәрәкәте хәтердә яңара. Рәхмәт, онытмыйлар, зурлыйлар. Кайгы бергә күтәргәндә дә авыр әле ул, - диде Резедә апа.

    Караборнашта яшәүче Өммегөлсем апа Сабированың да хәтер сандыгы буш түгел. Чечня Республикасындагы канлы бәрелешләр аны гомер көзендә ут йотып яшәргә мәҗбүр иткән.

    - Бала - бәгырь ите дип юкка гына әйтмиләр, Әмир улыбыз безнең һәрчак истә, эчтән генә сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Улымның батырлыгы Үзәк Мемориаль комплекста мәңгеләштерелгән. Апаска килгән саен улым белән исәнләшмичә, сөйләшмичә киткәнем юк. Бигрәкләр дә әрәм булды инде балакаем, - ди Өммегөлсем апа.

    Бәйрәмнән апа-абыйлар күчтәнәчләр һәм чәчкәләр белән кайтты. Һәркем үзенә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать һәм рәхмәтле калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: