Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда “Иң яхшы хат ташучы” конкурсына нәтиҗә ясалды

    Табар Черкене авыл почтальоны Валентина Михайловна Сусаринага авыл җыенына барып, халык алдында зурлап редакциябез әзерләгән бүләкне тапшырдык. - Ничә ел эшләп, мондый кадер-хөрмәт бик күрмәгәч, каушата шул, - диде ул бүләкне кулларына алгач. - Газетаның Рәхмәт Хатын өй түренә түгел, үзем чирек гасыр эшләгән авыл почта бүлегенә куячакмын. Уртак тырышлык,...

    Табар Черкене авыл почтальоны Валентина Михайловна Сусаринага авыл җыенына барып, халык алдында зурлап редакциябез әзерләгән бүләкне тапшырдык.

    - Ничә ел эшләп, мондый кадер-хөрмәт бик күрмәгәч, каушата шул, - диде ул бүләкне кулларына алгач. - Газетаның Рәхмәт Хатын өй түренә түгел, үзем чирек гасыр эшләгән авыл почта бүлегенә куячакмын. Уртак тырышлык, тынгысыз хезмәтемне шулай лаеклы бәяләвегезгә зур рәхмәт! Иртә-кичебез «Йолдыз» бәлән башлансын, яраткан район газетасыннан аерылмыйк, хөрмәтле авылдашлар, икенче яртыеллыкка да шулай бердәм язылыйк!

    Без дә авыл почтальонының бу өндәү - җылы сүзләренә кушылабыз. Интернетны ачып район хәбәрләре белән даими танышып, без игълан иткән төрле акция-конкурсларда катнашучылар да бихисап, шөкер. Шулай да почта ящигыннан яңа «Йолдыз»ны алып, җәелеп китеп диванга утырып, ак кәгазгә басылган район яңалыклары, төрле язмалар белән танышуга җитми дип саныйбыз. Без «Йолдыз»га икенче яртыеллыкка да иске бәядән язылып булуы турында хәбәр итәргә ашыгабыз, бүгенгене иртәгәгә калдыручылар уфтанырлык булмасын иде, дибез. Теләгәннәргә бу яртыеллыкка айлап язылу да мөмкин. Газетага февральдә язылучыларга ул март аеннан килә башлаячак. Үз әбунәчеләребезнең белдерү-котлауларын ташламалы шартларда бастырабыз, дип искәртәбез. Дуслык-бердәмлекнең кесәгез өчен файдалы булуын онытмагыз!

    Узган елгы кебек үк быел да һәр авылга журналистлар «десанты» килүен көтегез. Үз авылың, кешеләргә багышланган аерым чыгарылышларны сезнең яратып һәм көтеп алуыгызны без бит бик яхшы аңлыйбыз. Дуслык күперен әнә шулай салабыз, ныгытабыз.

    Валентина Сусарина узган елда авылдашлары арасында киң аңлату эшләре алып барды, район газетасына язылучылар санын сизелерлек арттырды. Сезнең кебек почтальоннар, райондашлар, әбунәчеләребез булганда «Йолдыз» нуры сүнмәс-сүрелмәс дип ышанып әйтәбез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: